Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Батырлык ул-рухи матурлык!”

18 гыйнвар көнне Кизләү авылы китапханәчесе Зилә Билданова башлангыч сыйныф укучыларына  “Батырлык ул-рухи матурлык!”-дигән батырлык сәгате уздырды.

    1941 елның 22 июнендә немец- фашист илбасарлары илебезгә бәреп кергәч, халык белән бергә язучыларыбыз да көрәшкә күтәрелә.Сугышның беренче елында гына да 25 каләм иясе фронтка китә. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Әнвәр Давыдов, Нури Арсланов һәм башкалар. Биш  ел буе барган Бөек Ватан сугышында Татарстан 31 язучысын, 22 журналистын  югалта. Быел илебез Бөек җиңүнең 75 еллыгын каршыларга җыена. Без, яшь буыннар яу кырында ятып калган батырларыбызны ,бөек язучыларыбызны беркайчан да   онытырга тиеш түгел. Безне тынычлыкта калдырган дошманга каршы штык белән дә, каләм белән дә көрәшергә көч тапкан, курку белмәс каһарман язучыларыбыз белән  чиксез горурланабыз.

   Укучыларга язучыларыбызның батырлыклыры турында сөйләдем.  Каһарман шагыйрьләребезнең А.Алишның  ”Туган илгә”, ”Ничек килер үлем”, М.Әхмәтвәлиевның “Ата белән бала”, Г.Галиевның “Батырларга” исемле шигырьләрен укыдым.