Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Инвалидлар мәхрүм булмас”

4 декабрь  көнне Кизләү авылы китапханәсендә мөмкинлекләре физик яктан чикләнгән  бала хөкемендәге инвалидларны чакырып күңелле  бәйрәм уздырдым. Бәйрәм кичәсен Кәүсәрия Шафикованың ”Яралы өмет”,”Кеше бул” исемле шигырьләре белән башлап җибәрдем .Алар өчен  “Күз бәйләп  әниләрен тану”, “Зәлидә” уены һәм ике командага бүлеп  кеше исемнәрен әйтү , “Ягымлы сүзләр әйтү” ярышы оештырдым. Уеннардан соң аларга туган як әкиятләре дигән мультфильмнар  күрсәттем һәм күңелле җырлар башкардык. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте. Бер якта Фәнис Яруллин, Гакиль Сагиров , Кәүсәрия Шафикова иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Чара азагында катнашучыларга бүләкләр дә тапшырдым .