Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Изге күңелле әниләр”

24 ноябрь көнне Кизләү авылы китапханәсе ,мәдәният йорты белән берлектә  “Изге күңелле әниләр”- исемле әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе һәм китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Кичә башында  авыл җирлеге башлыгы Ганиев Рәис Минвәли улы барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлады. Авылыбызның иң өлкән ,иң күркәм гаиләләре Хаммадиевлар, Ганиевлар, Гиззатуллиннар, сәхнә түренә чакырылды. Алар, ана кеше нинди була, аналарның балаларга киңәшләре, тәрбия баскычлары турында сөйләделәр, кадерле әниләребезгә карата язган шигырьләрен укыдылар. Кичә  барышында әнкәйләргә багышланган моңлы җырлар яңгырады. Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.