Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Сез иң гүзәл кеше икәнсез!”

5 октябрь  көнне Кизләү авылы китапханәсе ,мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә укытучылар һәм өлкәннәр көне уңаеннан мәктәптә күп еллар буе укыткан ,эшләгән өлкәннәребез өчен күңелле кичә һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Башта өлкәннәрне, укытучыларны Кизләү мәктәбе директоры Билданова Гөлнара Исмагил кызы котлады. Укучы балалар  Туфан Миңнуллинның “Үзем белән үзем” –дигән маҗаралы пьесадан театраль тамаша күрсәттеләр. Барлык укытучыларны, өлкәннәрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп,аларга исәнлек саулык теләп, Фәйрүзә Мөслимованың “Укытучыма “-дигән шигъри юллары аша изге теләкләремне җиткердем.

Кичә азагында укучылар белән бергәләп “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”- дигән җырны башкардык.