Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Туган ягым-яшел бишек” исемле урам бәйрәме

“Туган ягым-яшел бишек” исемле урам бәйрәме

6 октябрь көнне Кизләү авылының “Терлекчеләр”  урамында “Туган ягым-яшел бишек” исемле урам бәйрәме уздырдык. Бәйрәмгә шул урамда туып үскән барлык авылдашларны да чакырдык. Бәйрәм тантанасын авылыбызның мулласы үзенең изге догалары белән башлап җибәрде. Бер як өстәлләргә көзге уңыштан күргәзмә куелса , икенче ягында татар халык ашлары күргәзмәсе урын алды. Каршы якта   әби –бабайларның яшь вакытларында төшерелгән фото-рәсемнәреннән  төзелгән “Хәтер көзгесе” дигән стенд урнаштырылды. Бәйрәм кичәсе шигырләр, җыр –моңнар һәм биюләр белән үрелеп барды . Килгән кунакларны самовар чәе, кайнар коймак белән сыйладык. Өлкән әбиләребез үзләре дә моңлы җырлар җырлап – биеп безнең белән бергәләп күңел ачтылар. Капчык киеп йөгерү,  сулы көянтә - чиләк белән узышу, аркан тартыш , чүлмәк ватыш уеннары да матур барды. Барысыда бердәм булып катнаштылар. Терлекчеләр урамында  оештырылган бәйрәм бик күңелле узды.