Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Тылсымлы җурналлар сезнең өчен”

12 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән “Тылсымлы җурналлар сезнең өчен” дип аталган библиографик дәрес уздырдым . Китап укучыларга балалар өчен чыгарылган “Тылсымлы куллар”,  “Салават күпере”,“Сабантуй”,“Ялкын”,”Шишкин лес”, “Колобок” җурналларда нинди биремнәр ,башваткыч сораулар, кроссвордлар,аермалар табу,төрле кызыклы хикәя һәм әкиятләр барлыгын аңлаттым .Кайбер кызыклы биремнәрне укучылар белән бергәләп чиштек .  Балалар өчен кайткан җурналлар укучылар күңелендә кызыксыну уятты.