Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

"Белем бәйрәме"

2 сентябрь көнне Кизләү мәктәбе каршында яңа уку елы башлану уңаеннан тантаналы рәвештә  белем бәйрәме уздырылды.  Бәйрәмне ачып   җибәрү өчен сүз авыл җирлеге башлыгы Ганиев Рәис Минвәли улына бирелде. Аннан авылыбызның мулласы Мустафин Вазыйх абый изге догалары аша укучыларны котлап тәрбияви киңәшләрен бирде. Укытучыларның балаларга карата ныклы теләкләрен җиткереп котлау сүзләре яңгырады. Укучыларны белем көне белән тәбрикләп ел әйләнәсендә  иң актив  укучыларга грамоталар тапшырдым.