Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

Укучының мәдәни көндәлеге

18 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына Укучының мәдәни көндәлеген тапшыру уңаеннан мәдәни дәрес уздырдым. Укучыларга мәдәни көндәлекне ел буена әти –әниләр белән бергәләп эш алып барырга ,төрле мәдәни объектларга, музейларга, кино-театрларга,тарихи урыннарга  барырга көндәлекне тутыра барырга кирәклеген аңлаттым. Туган ягыбызның тарихи урыннары турында мәгълүмәт бирдем. Ай саен китапханәләргә экскурсиягә килү көннәрен билгеләдем, Татарстан Республикасы оешуга -100 ел тулу уңаеннан күп тарихи һәйкәлләрне,мәдәни объектларны танып белергә кирәклеген аңлаттым.