Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Туган авылым урамын, кабат кабат урадым”

6 июль көнне Кизләү авылының Привольная урамында яңа юл салыну уңаеннан “Туган авылым урамын, кабат кабат урадым” исемле урам бәйрәме уздырдык. Килгән кунакларны татар кызлары ипи тоз белән каршы алдылар.

Бәйрәм тантанасын ачып җибәрү өчен, сүз Нурлат районы башлыгы урынбасары Ахметзянов Ильяс Рифкать улына бирелде. Ул халыкка үзенең изге теләкләрен  җиткерде.

Урамыбызның аксакалы Билданов Нәҗип абый хәерле еллар, исәнлек- саулык  теләп изге догаларын укыды. Чакырылган кунакларыбызга урамыбызга юл салуда ярдәм иткән җитәкчеләребезгә; НУАД идарәсе җитәкчесе Сафиуллин Рәфис Сәлим улына, район башкарма кометитының төзелеш бүлеге җитәкчесе Габдрахманов Рөстәм Рәшит улына,Бахтияров Илнур Ислам улына, авыл хуҗалыгы тармагы җитәкчесе Ганиев Рәфис Габбас улына ,авыл җирлеге башлыгы Ганиев Рәис Минвәли улына Кизләү авыл халкы исеменнән җылы рәхмәтләребезне җиткердек.

Бәйрәм кичәсе күңелле ярышлар, күз бәйләп төрле әйберләр кисү,чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу  уеннары белән дәвам итте. Аннан авыл халкы сый -хөрмәттән авыз итте. Кичә күңелле җыр -биюләр белән үрелеп барды. Урамыбыз белән барыбызда, элеккеге гореф-гадәтләребезне искә төшереп, уйнап- көлеп бергәләшеп күңел ачтык.

Привольная урамында яшәүче халыкның яше –карты бердәм булып бәйрәм уздыруда  актив катнаштылар. Урам бәйрәме һәркемнең исендә  калырлык булып матур һәм күңелле узды.