Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы”

16 июль көнне  китап яратучы укучылар белән  “Дару үләннәре – сәламәтлек чыганагы” дигән  темага экологик тәрбия сәгате уздырдым.  Укучы балалар белән тирә - яктан сәламәтлек өчен файдалы үләннәр җыйдык.  Китапханәдә  шул үләннәрнең  кеше тормышында  нинди авырудан файдалы икәнлеге турында  сөйләштек, бергәләп фикер алыштык.  Укучылар  файдалы үләннәр белән кызыксындылар,  үзләренә охшаган китапларны яздырып өйләренә укырга да  алдылар.