Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Юлда йөрсәң уяу бул , фликер белән дус бул”

 

20 июнь көнне Кизләү авылы китапханәсендә  җәйге мәктәп лагерында ял итүче балалар белән “Юлда йөрсәң уяу бул, фликер белән дус бул!” дигән тәрбия сәгате уздырдым.

Максат: Урамда йөргәндә игътибарлы булырга , юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү; юл билгеләрен таный һәм әйтеп бирүләренә ирешү;  балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен уеннар аша  ныгыту; балаларның сөйләм телен, уйлау сәләтләрен үстерү; дуслык хисләре тәрбияләү иде. Башта балаларны Талия Шакированың “Юл хәрәкәте билгеләре”  китабы белән таныштырдым .Кичәнең икенче өлеше уен-сорау белән дәвам итте.

Балалар уенда бик теләп катнаштылар, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирделәр. Балалар өчен оештырылган тәрбия сәгате күңелле узды.