Курманаевская сельская библиотека - филиал № 23

“Могҗизалы теремкәй”

“Могҗизалы теремкәй”

1 июнь көнне Кизләү авылы китапханәсендә китап яратучы балалар белән “Могҗизалы теремкәй” әкиятен сәхнәләштердек.

 Төп максат:  балаларда китап укуга кызыксыну уяту, аларның сөйләм телен арттыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү .

Балалар әкият геройлары тегелгән костюмнардан урман җәнлекләре рольләрен башкардылар. Теремкәйгә керер өчен 5 төрле шарт әзерләнде.

1.Балалар өчен язылган китаплардан шигырь уку.

2.Табышмакларга җавап бирү.

3.Мәкальләрнең икенче яртысын әйтү.

4.Чәчәкләрнең исемнәрен әйтү.

5. Тартмада  әзердәнгән сорауларга  җавап бирү.

Теремкәйгә кергәч һәр бала үзенең талантын(җыр,биюэн) күрсәтте.

Әкияттә 7 укучы катнашты. Алар барысыда үз рольләрен бик матур, оста башкардылар.