Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Сүзлекләр һәм энциклопедияләр”

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне ел саен 22 ноябрьдә билгеләп үтелә. Шул датага карап 22 ноябрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Сүзлекләр һәм энциклопедияләр” дип исемләнгән интерактив уен үткәрде. Чара барышында китапханәче укучыларның сүзлек запасын баетты, белешмә әдәбият белән эшләү осталыгын камилләштерде. Ә ахырдан укучылар уен формасында сорауларга җавап бирделәр һәм китап күргәзмәсенә күз салдылар.