Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Язгы аҗаган”

21 декабрь көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе китап укучылары өчен   “Язгы аҗаган” дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде.Бу күргәзмәдә Мәхмүт Хәсановның китаплары куелды.Китап укучылар  әдипнең “Язгы аҗаган” , “Саф җилләр”, “Юллар, юллар”, “Кама таңнары”, романнары, балалар өчен язылган “Очар кошлар”, “Җирән кашка”, “Шайтан малае” дигән повестьлары белән якынырак танышып үттеләр.