«Сәламәтлек - иң зур байлык»
«Сәламәтлек – иң зур байлык», диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Сәламәтлек ул – һәркем үзе күтәрелергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, рациональ туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт, начар гадәтләрне булдырмау, һәм әлбәттә хәрәкәт!
7 апрель көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә ,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан «Сәламәтлек - иң зур байлык» дип аталган китап күргәзмәсе һәм файдалы киңәшләр оештырылды.