Криво-Озерская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: elmira_shar@mail.ru
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Кривое Озеро, ул.Центральная, д.2

“ Китаплар иленә сәяхәт “

3 июль көнне Кәкре Атау авылы китапханәсендә китапка,укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан укучылар белән “Китаплар иленә сәяхәт “ дип аталган чара оештырылды.  Китапханәче сүзне китапның килеп чыгышы, китап язу тарихы турында сөйләп башлады. Китапны саклау кагыйдәләре белән таныштырды. “ Китаплар иленә сәяхәт “күргәзмәсе тәкъдим итеп, матур рәсемле китаплар карадык. Матур әдәбият әсәрләре буенча сораулар биреп, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштек. Чара ахырында балалар өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.