Зареченская сельская библиотека - филиал № 17

”Ярсулы яз”

28 нче июнь Габдельхай Сабитовка 85 яшь тула. Шушы уңайдан Заречный авылы китапханәсендә ”Ярсулы яз” дигән китап күргәзмәсе оештырылды.  Габделхәй Сабитов – балалар һәм зурлар әдәбиятына шактый өлеш керткән, төрле жанрларда уңышлы иҗат итеп килгән якташ язучы. Танылган прозаик буларак, бик күпләрнең күңелләренә хикәяләре, әкиятләре белән балачактан ук кереп калган ул. Китап укучыларыбыз язучының тормыш юлы, иҗаты hәм китаплары белән таныштылар.  Габделхәй Сабитов әсәрләренең һәркайсы укучы күңелен тибрәндерерлек, андагы вакыйгалар уйландырырлык, гыйбрәт бирерлек итеп язылган.