Ерыклинская сельская библиотека - филиал № 16
  • Сайт: http://bibltec-nur.ru
  • Телефон: не указан
  • E-mail: xgs1974@mail.ru
  • Адрес: 423012 РТ, Нурлатский р-н, д.Ерыкла, ул.Школьная 34 "Г"

Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне

1961 нче елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин “Восток-1” космик корабында “Байконур” космодромыннан старт алган һәм дөньяда беренче кеше булып Җир шарын урап очкан. Космоста очу вакыты 1 сәгать 48 минут дәвам иткән.

СССР Югары Советы Президиумының 1962 нче елның 9 апрелендәге указы нигезендә Советлар Союзында 12 апрельдә Космонавтика көне билгеләнә башлый. Шулай ук, ул көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләнә.

Китапханәдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан, китап күргәзмәсе һәм мәгълүмәти стенд оештырылды.