Центральная детская библиотека
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317924b/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423740, РТ, Актанышский район, с. Актаныш, пр. Мира, д. 62

«Правила поведения в сети Интернет».

Фиксиклар белән куркынычсыз Интернетка сәяхәт. Бүген, 7 февраль көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре, 2нче санлы Актаныш мәктәбенең 1 “Б” сыйныф укучылары белән ( сыйныф җитәкчесе Филария Габис кызы) куркынычсыз Интернетка сәяхәт ясадылар. Безгә ярдәмгә Фиксиклар килде. Максатыбыз – Интернетның файдалы һәм зарарлы яклары белән таныштыру. Интернеттан дөрес һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү, буш вакытны файдалы үткәрү күнекмәләре булдыру. Мультфильм геройлары – Дим Димыч һәм фиксиклар ярдәмендә укучылар “куркынычсыз интернетка” сәяхәт кылдылар. Фиксиклар нәрсә ул “компьютер”, “интернет” дигән сорауларга җавап бирделәр һәм интернет челтәрендә сак булу кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар өчен булдырылган “Бала” һәм “Вебландия” сайтларына күзәтү ясалды. Чара, “Фиксиклар белән куркынычсыз Интернетка сәяхәт” презентациясе белән үрелеп барды. Укучылар Фиксикларның Интернет турында әйткән файдалы киңәшләрен тыңладылар. Соңыннан куркынычсыз интернет буенча алган белемнәр буенча фикер алышу булды. Һәр укучыга “Интернеттан дөрес файдалану буенча киңәшләр” исемле буклетлар өләшенде. Чарада 27 укучы катнашты. Безопасный интернет с Фиксиками. Сегодня, 7 февраля, сотрудники Актанышской центральной детской библиотеки, вместе с учащимися 1 «Б» класса АСШ №2 (классный руководитель Филария Габасовна), совершили путешествие в безопасный интернет с Фиксиками. Цель мероприятия – научить детей комфортно и безопасно ориентироваться в Интернет - пространстве. Вместе с главными героями мультфильма «Фиксики», ученики отправились в путешествие в страну безопасного интернета. Дети узнали, что такое «компьютер», «интернет». А также фиксики познакомили с основными правилами пользования безопасного интернета. Фиксики посоветовали ребятам хорошие детские сайты «Бала» и «Вебландия». Мероприятие сопровождалось с презентацией «Безопасный интернет с Фиксиками». Ученики прислушивались советам Фиксиков, и в дальнейшем обещали вести себя в сетях Интернета по правилам и читать книжки. В конце мероприятия все дети получили памятки «Правила поведения в сети Интернет».