Тлякеевская сельская библиотека - филиал № 33

"Хәтер китабы- хәтәр ярам"

1991 елның  30 октябреннән Россиядә һәр ел саен репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 29 октябрь көнне Теләкәй авылы китапханәсендә "Хәтер китабы- хәтәр ярам" дип исемләнгән тематик кичә уздырылды.  "Өзелгән үзәкләр, саркылган йөрәкләр" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Китапханәче  Р.Мостафинның "Репрессияләнгән татар әдипләре" китабы белән таныштырды. И.Салаховның  "Колыма хикәяләре"  һәм  А.Гыйләҗовның "Йәгез, бер дога"китаплары буенча әңгәмә оештырылды.