Библиотека СХТ - филиал № 24

"Балаларны яклау көне"

1 июнь 2023 ел “Балаларны яклау көне уңаеннан “Каенкай балалар” бакчасына кунакка кердек.  Көне дә бик матур, җылы. Балаларның урамга чыгып уйныйсы, шаярасы килә. Нихаят җәй җитте! “Сез киләчәкне ничек күз алдыгызга китерәсез?”- дигән сорауга балалар төсле каләмнәр белән матур итеп рәсемнәр ясадылар, гайлә турында табышмакларга җавап эзләделәр.