Библиотека СХТ - филиал № 24

Сегодня день рождения Деда Мороза.

Кыш бабайның туган көне.

Көзнең соңгы ае. Тиздән кышка да аяк басабыз. Нинди матур! Урамда бөтерелеп ап – ак кар ява. Барысы да ак юрган астында калачак. Агачлар, өй түбәләре кыш буена тирән йокыга талырлар. Урамдагы һәр нәрсәгә сокланып карыйбыз. Энҗе кар бөртекләре ява башлау белән Яңа елны көтә башлыйбыз.

Күңел көтә яңа елның

Ак мамыктай карларын,

Ап-ак шәлле агачларын

Эх зәхәр бураннарын.

Барлык балалар да Кыш Бабайга хат язарга ярата. Менә без дә балалар белән Кыш Бабайга хат яздык әле. Без балалар белән аның сүрәтен кәгазгә төшердек, төсле каләмнәр белән матур итеп буядык. 18 ноябрьдә – Кыш Бабайның туган көне. Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. Ничә яшь икәнен төгәл белмәсәк тә, якынча исәпләүләр буенча ул 2000нче яшен күптән тутырган инде. Тиздән ул бәйрәмен билгеләп үтә. 18 ноябрь – Кыш Бабайның туган көне. Нигә нәкъ менә бу көндә дисезме?! Чөнки суыклар менә шушы көннән башлана икән. Туган ягы Бөек Устюг. Һәркем бүләк көткән шикелле ул да туган көненә бүләк көтә. Балалар үзләре ясаган рәсемнәне Кыш бабайга бүләк итеп жибәрәбез диделәр.

 

Сегодня день рождения Деда Мороза.

Последний месяц осени. Скоро наступит зима. Какая она красивая! На улице идет белый снег. Вся земля останется под белым одеялом. Деревья, крыши домов глубоко засыпают на всю зиму. Мы восхищаемся всем на улице.

Тихо ель качается. Старый год кончается. Хорошо в лесу зимой, Лес украшен бахромой,

 

Звонкий снег искрится, Иней серебрится. Тихо ель качается. Старый год кончается.

 

Мы все ждем Новый год.

 

Все дети любят писать письма Деду Морозу. Вот и мы с детьми написали ему письмо. Мы с детьми нарисовали его на бумаге, красили цветными карандашами. 18 ноября-День Рождения Деда Мороза. Точно не известно, сколько ему лет, по приблизительным подсчетам, он уже давно достиг 2000-го. Вскоре он отмечает свой праздник. 18 ноября-День Рождения Деда Мороза. Почему именно в этот день?! Ведь именно с этого дня начинаются морозы. Родина его- Великий Устюг. Хоть молодой, хоть старый независимо от возраста каждый человек ждет подарка на свой день рождения. Дети обещали подарить Деду Морозу свой рисунок.