Библиотека СХТ - филиал № 24

Путешествие в библиотеку

Китапханәгә сәяхәт.

Бала кечкенәдән китаплар белән кызыксына икән, димәк, ул аңа киләчәктә дә якын дус булып кала. 16 ноябрь көнне, “Каенкай” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Ландыш Насриева) китапханәгә кунакка килделәр. "Кайда ул китап йорты?" дигән сорауга җавапны алар сельхозтехника китапханәсендә таптылар.

Китапханәче, Ләйлә Закиева, балаларга китапханә һәм китапханәче һөнәре турында сөйләде, китапханәдә үзеңне ничек тотырга, кычкырып сөйләшмәскә, китапларны сакларга, ертырга, бөгәрләргә ярамавы турында аңлатты, китапханәгә балалар өчен килүче “Салават күпере”, “Непоседа” журналлары белән таныштырды. Балалар үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.

Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Килгән балаларның күпчелеге китапханәгә китап укучы булып язылырга теләк белдерде, алар әти-әниләре белән килергә сүз биреп саубуллаштылар.

 

Путешествие в библиотеку.

16 ноябрря библиотеку сельхозтехники посетили дети из детского сада «Каенкай». Для детей прошла экскурсия по библиотеке, им объяснили как стать читателем, показали какие замечательные детские книги и журналы есть в библиотеке. Они с большим интересом слушали правила поведения и пользования библиотечным фондом.

Эта встреча произвела на ребят неизгладимое впечатление. Они выбрали себе по одной понравившейся книге. В результате экскурсии почти все дети захотели записаться в библиотеку, чтобы вместе с родителями брать и читать книги.