Городская библиотека - филиал № 12

«Балачак дөньясына сәяхәт» әдәби сәгать (6+)

7 март көнне 12 нче санлы татар китапханәсе хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге балалар өчен язучы, композитор Факил Сафинның 70 яшьлегенә багышланган әдәби сәгать уздырды. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, әкиятләрдән өзекләр укыды. Мәктәп укучылары шагыйрьнең «Татар теле», «Татарстан», «Бәхет» шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Чара азагында кайбер әсәрләр буенча фикер алышу узды.