Центр детского и семейного чтения

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык...

8 июль - Бөтенроссия  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан, 7 июль көнне шәһәрнең “Балерина” фонтанында «Ромашковое настроение” дип исемләнгән акция үтте. Аның оештыручылары – Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре иде.

Бу көнне лениногоркилылар һәм аның кунаклары өчен кызыклы бәйрәм программасы әзерләнгән иде. Барлык теләүчеләр электән мәхәббәт символы булып саналган ромашка чәчәгеннән таҗ, кызлар исә үзләренә йөзек-беләзек ясап такты, китап кыстыргыч ясады. Ә инде китап укырга яратучылар өчен буккроссинг оештырылган иде.