Чувашлинская сельская библиотека - филиал № 36

Новости

Нияз Акмал

15е көнне шигырь яратучылар өчен элекке китапханәче Мотыйгуллина Асия апа Нияз Акмалның шигырьләрен укыды. Поэзия көнендәге бу чараны "Күптән инде, күптән яшәгән юк..." дип исемләдек

Рәшит Бәшәр

балалар өчен матур хикәяләр һәм шигырьләр авторы Рәшит Бәшәрнең туган көнендә презентация буенча аның иҗатына күзәтү ясалды. Язучының китапларын балалар ярата. "Мәйдан" журналы да, "Мәйданчык" та 4 китапчыгын бастырып безгә бүләк ясады

Казаныбыз - баш калабыз

30 август көнне, клуб белән берлектә, "Казаныбыз - баш калабыз" исемле күзәтү үткәрелде. Анда "Казаным", "Казанга мәдһия" дигән узебез ясаган альбомнар, А.Дубин открыткалары файдаланылды.

2017 елнын 14 декабрендә ЗУР Кавал мәктәбендә китапханәче Зарипова А.Г. һэм Чувашиле китапханәчесе Галиева С.М. якташ язучыбыз Альберт Хасановка 80 яшь тулу унаеннан "Дөнья искиткеч матур!" дигән очрашу кичәсе уздырдылар. Очрашуга 4 якташ язучыбыз килде: Ләлә Сабирова, Рафис Корбан, Солтан Шәмси, Алмаз Гыймадиев,. Барысы 55 кеше катнашты

Язучылар белэн очрашу