Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Тукай яши - халык күңелендә"

 26 апрель көнне, Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньяда нибары 27ел яшәгән, бары тик сигез ел иҗат иткән. Шулай да гасырларга җитәрлек рухи байлык калдырган. Бүген дә аның иҗатының әһәмияте кимеми. Бу шәхеснең олылыгы елдан-ел  үсә. Гасырлар буена хезмәт итәрлек иҗат тудыру өчен, табигать тарафыннан бирелгән шагыйрьлек сәләтенә ия булырга кирәк. Тукайга бу сыйфат юмарт бирелгән була. Ләкин талантны җәелдереп җибәрер өчен тиешле шартлар, мөмкинлекләр булырга тиеш. Ә боларны без шагыйрьнең тормыш юлыннан, иҗатыннан эзлик.  Чыршы авыл китапханәсендә «Тукай яши – халык күңелендә» дигән исем астында китаплар күргәзмәсе эшләнде. Олы җанлы, зур талантлы шагыйрь буш җирлектә генә тумаган. Габдулла Тукай тормышы эзләре буенча сәяхәт узды.