Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл»

«Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән исем астында Чыршы авыл китапханәсендә рәсем бәйгесе оештырылды. Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга, футбол уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда шуу, хоккей уйнау бик файдалы. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен - хезмәтне укуны һәм ялны дөрес оештыру мөһим. Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез тәмәке тартмагыз, начар кешеләр белән аралашмагыз, наркотиклар кулланмагыз, стрессларга бирешмәгез. Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул - матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. «Сәламәтлек - зур байлык ул», «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», диләр.