Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

"Спорт һәм без"

6 апрель көнне, Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Чыршы авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Спорт һәм без" исемләнгән - спорт көне оештырылды. Бу көнне төрле спорт чаралары, күңелле эстафета уеннары, спорт ярышлары үткәрелә.  Бу чара халыкның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм физик культураны пропагандалау максатыннан оештырыла. Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш бара.