Чиршинская сельская библиотека - филиал № 35

Ялкын журналына 100 ел

 Бала чакта барыбыз да ай саен зарыгып көтеп алган һәм яратып укыган «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналы быел 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан яшь китап сөючеләребез өчен 30 март көнне Чыршы авыл китапханәсендә «Ялкын» журналы битләре буйлап кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт, әңгәмә узды.
Укучылар «Татмедиа» журналлары арасында бердәнбер орденлы журналның тарихы кайда, кайчан һәм ничек башланып китүе, нәшер итү эшендә турыдан - туры катнашучы кешеләр турында, журналның даими сәхифәләре, яңа басмалары белән таныштылар. Яшүсмерләр журналы хәзер нинди, «Ялкын» ны кемнәр иҗат итә һәм андагы бәхәс уяткан темалар турында сорауларга җавап таптылар. Чара азагында яшь китап сөючеләр үз фикерләрен җиткерделәр.