Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Һәйкәлләргә эзне суытмыйк"

 3 нче май көнне Суыксу авылы китапханәсендә «Һәйкәлләргә эзне суытмыйк» дип исемләнгән экологик чара  булып узды. Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсе һәрдаим җыештырылып торса да, Бөек Җиңү көне алдыннан яңадан һәйкәл тирәсе тәртипкә китерелде. Һәйкәл - әби-бабаларыбыз вакытыннан калган олы бер мирас.  Авыр сынаулар аша узган халыкның күз яшьләрен,  яу кырында ятып калган күп кенә батырларның каннарын һәм бөек исемнәрен үз стеналарына уеп язып калдырган халыкның бердәмлеге һәм туган ягына булган олы мәхәббәте, үз иле өчен гомерен дә кызганмаган батырлыгы һәм күпме кирәксезгә коелган кан, күз яшьләре һәйкәл булып калкып чыккан.