Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Туган телем-шагыйрьләр теле»

Үзәк китапханәдә танылган татар халык шагыйре, публицист, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Тукайның туган көненә багышланган Гала-концерт узды. Тантаналы әдәби чарада «Туган телем-шагыйрьләр теле» муниципаль укучылар әдәби конкурсына йомгак ясалды. Сая авылы китап укучылары да әлеге конкурста алдынгы урыннар алдылар. Горурланам китап укучыларым белән.