Саинская сельская библиотека - филиал № 25

«Татар халкы тарихы орнамент мотивларында»

Татар халкының борынгы һәм үзенчәлекле мәдәнияте бар. Аның көнкүреше, кайгылары һәм шатлыклары, яшәү рәвеше иҗатында чагылыш тапкан. Сая авылы китапханәсе «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында  «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында» - дигән мастер - класс үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларны татар халкы сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштырды, орнаментның әһәмиятен ачты, аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Китапханәче сөйләме «Татар үрнәкләре» - дигән презентация белән үрелеп барылды. Чара барышында алган белемнәрне һәм шаблоннарны кулланып, матур брошка ясадык.