Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Тукай - шигърият чишмәсе

25 апрель көнне Сая авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган шигърият һәм әкият кичәсе узды. Китапханәче һәм китап укучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар. Яшь китап укучылар Тукай шигырьләре, мәсәлләре һәм әкиятләре белән таныштылар, балаларга «Су анасы», «Өч хакыйкать»,  «Шүрәле» әкиятләре аеруча ошады. Бөек шагыйрьнең әсәрләре балаларны туган ягыбызның гүзәллеге, игелеклелеге, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди.