Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Җир – безнең уртак йортыбыз

Табигать – ул безнең зур йортыбыз, һәм без барыбыз да бергәләп анда тәртип сакларга тиеш. «Пушкин картасы» кысаларында Сая авыл китапханәсе «Җир – безнең уртак йортыбыз» исеме астында квест-уен үткәрелде. Укучыларга маҗаралы уен бик ошады. Алар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, викторинада катнаштылар. Моннан тыш, уен барышында балалар  табигать һәм экологик проблемалар турындагы китаплар белән таныштылар.