Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Язучы Самат Шакирның тууына 100 ел

С.Шакир әдәби иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлый. 1939 елда «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында аның «Урман» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан бирле мәктәп тормышы, туган табигать, Гражданнар сугышы, Ватан сугышы темаларына багышланган һәм, нигездә, мәктәп балаларына атап язылган күпләгән шигырьләре көндәлек матбугатта да, аерым җыентыклар булып та еш басыла. Ул – уннан артык поэтик китап авторы.

Шулай да Самат Шакирның иҗади йөзен поэзиядән бигрәк проза әсәрләре-очерклары, документаль повестьлары билгели. Аның яраткан темасы – Бөек Ватан сугышы. Ул дәһшәтле сугыш булган урыннарга сәяхәтләр ясый, архивларда казына, сугыш ватераннары – карт солдатлар, элекке партизаннар, хәрби командирлар белән очрашып сөйләшә. Әнә шулай үзенең хәрби-патриотик темага багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыя. Аның 1965 елда басылып чыккан «Легенда егетләре» исемле беренче документаль повесте укучылар тарафыннан җылы каршы алына.