Больше-Битаманская сельская библиотека - филиал № 10

Ирек Сабиров - Биектау шагыйре

Яшьли эш күп, вакыт тыгыз иде,
Күп булса да утын учакта;
Олыгайгач, көннәр бушар, диеп
И юана идек яшь чакта.

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Мәмдәл авылында укытучылар гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан химия-технология институтында югары белем ала. Институттан соң Чиләбе Өлкәсендәге Еманжелинск шәһәренә хәрби заводка эшкә җибәрелә. Соңыннан шәһәр башлыгының урынбасары булып эшли.
Ирек Сабиров мәктәп елларыннан ук шигырьләр яза. Ул 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була. 2020 елны вафат. https://vk.com/wall226255776_3244