Центральная детская библиотека

Тукай туган көн

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алабыз. Үзәк балалар китапханәчеләре бәйрәм көнендә 1 нче санлы гимназия укучылары өчен әдәби чара уздырды. Чара барышында китапханәче укучыларны бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннары язучы тормышыннан кызыклы фактлар турында сөйләде һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чарада катнашучылар «Тукай дөньясына сәяхәт» әдәби викторинада катнаштылар. Чара ахырында «Туган тел» җыры башкарылды.