Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

"Хатын-кыз гаилә учагын саклаучы"

Гаилә күрке - хатын-кыз. Өйдә җылы, Чистай булса, яңа пешкән таба ашы исләре килеп торса, бар кеше дә күтәренке күңел, язгы кәеф белән йөри. Борынгылар әйткәнчә, йортта савыт-саба шалтыраганнан соң, таба ашы пешерсәң, яңадан бәрәкәт, кайта.
Ә бу инде турыдан-туры гүзәл затлар белән бәйле. Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы, жылылык, наз, көч бирүче, барысына да ярдәм кулы сузучы. Гомумән, ул якыннарының табибы, адвокат, юрист, психолог, жыештыручы, повар, секретарь һ.б бик күп һөнәр иясе.

Бәйрәм алды уңаеннан, Яңа-Авыл авылы китапханәсендә «Хатын-кыз - гаилә учагын саклаучы» исемле китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә, хатын-кыз тормышы турында язылган әсәрләр, төрле файдалы киңәшләр белән танышырга була.