Акция «Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз»

«Татарстан Республикасы Менделеевск Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Бәзәкә авылы китапханәсе шагыйрь, популяр җырлар авторы Марсель Гыймазетдиновның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз» дигән онлайн- акция игьлан итте. Акцияне оештыручы булып шагыйрьнең туган авылы - Бәзәкә авылы китапханәсе тора. Әгерҗе районы, Тәбәрле авыл китапханәсенең китап укучылары онлайн-акциядә катнашты.