"Татарча диктант"

10 сентябрь көнне Тәбәрле авыл китапханәсе "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылды. Тәбәрле авыл клубы җитәкчесе Фәнис Шагабиев китапханәдә Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы җыр булды» публицистик язмасыннан өзекне укып, барлык катнашучыларны татар теле дәресенә кайтарды. Бу акциянең туган телебезне танытуда һәм телнең проблемаларына игътибарны арттыруда  әһәмияте бик зур.