Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне! 55 ел бергә гомер кичерүче, хезмәт юллары мәдәният өлкәсендә узган авылдашларым гаиләсендә кунакта.

25 март - Мәдәният хезмәткәрләре көне!
Шул уңайдан, Уразай авылында 55 ел бергә гомер кичерүче, хезмәт юллары мәдәният өлкәсендә узган авылдашларым гаиләсендә, кунакта булдым.
Ачык йөзле, киң күңелле, уңган, булган авылдашларым лаеклы ялда. Алар тормыштан ямь һәм тәм табып, балалар һәм оныклар куанычына, уңышларына сөенеп, шөкер итеп, матур гына яшиләр.
Авыл тарихын барлап, аны яшь буынга калдыру өчен, " Чал тарихлыУразаем" исемле китап та , бастырып чыгарды алар.
Күп кенә грамоталар, рәхмәт хатлары, дипломнарга, истәлекле бүләкләргә, хәтта күкрәк билгесенә дә ия алар.
Армый- талмый, халыкка матур кичәләр, концертлар, юбилейлар, бәйрәмнәр, туйлар, сәхнә әсәрләре оештырып, аларның күңелләренә хуш килеп, матур хезмәт юлы үтә алар.
Бер - берсен хөрмәтләп, кадерләп, киңәшче һәм ярдәмче булып, гомер кичерә Ибрагимовлар гаиләсе.
Алар бик күп китап укыйлар, вакытлы матбугат алдыралар, авыл тарихы , киләчәге белән, даими кызыксынып яшиләр.
2024 ел - Гаилә елы! Аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге теләп, саубуллаштым.
Бәйрәмнәр мөбарәк һәм түгәрәк булсын, дуслар!