Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Неделя детской книги

Март аеның соңгы атнасы балалар китабы атналыгы, 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.
Шул уңайдан китапханәдә " Корней Чуковский әкиятләренә сәяхәт" исемле дәрес узды.
Дәрес барышында укучылар язучының иҗаты, китаплары белән таныштылар, әсәр эчтәлекләрен искә төшерделәр .
Үзләре яттан рус һәм татар телендә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Өйләренә укырга матур, бай эчтәлекле китаплар алдылар.
Дәрес бик күңелле узды, укучылар бик актив катнаштылар.
Аларга белем һәм тәрбия биргән Диләрә апа Гафуровага, Флүрә апа Нуриевага да, зур рәхмәтләр юлланды.
Тиздән язгы каникуллар. Укучыларга һәм укытучыларга сәламәтлек, гаилә бәхете, укуларында һәм хезмәтләрендә зур уңышлар теләп саубуллаштык
Балалар илнең киләчәге! Аларны яклыйк һәм саклыйк!