Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Проект «Авыл яши – Деревня живет»

Игенчелек - борынгы бабаларыбыздан килгән һөнәр. Ул һәрвакыт авыр хезмәт булып саналган. Чөнки иген уңышы күп көч, уңганлык һәм тырышлык таләп итә.
Игенче хезмәтенең җимеше- икмәк.
Икмәк - туклык, сәламәтлек, шатлык нигезе, муллык билгесе.
Терлекчелек - мөһим тармак, төп керем чыганагы.
Терлекчелек продукциясе: азык - төлек( сөт, ит, май, йомырка һәм башкалар), җиңел сәнәгать өчен чимал...
Авылыбыз җирлегендә бу өлкәләрдә хезмәт куючы гаиләләр, эшмәкәрләр шактый күп.
Шул уңайдан китапханәдә " Үз хуҗалыгым - үз продуктым" исемле дәрес узды.
Дәрестә 6, 7, 10 сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар күргәзмәләр, авылыбыз эшмәкәрләре, авыл хуҗалыгы продуктлары белән таныштылар.
Дәрес барышында җирле шагыйрьләрнең шигырьләре укылды. Мәсәлән : Шихабетдин ага Садыйковның " Бәрәңге" исемле шигыре укучылар күңеленә хуш килде. Алар тиз арада бәрәңге ризыкларын да ,санап үттеләр.
Дәрес ахырында яңа пешкән кара икмәктән, яңа савылган сыер сөтеннән, кызарып, кайнаган эремчектән авыз иттеләр.
" Авыл сөте бигрәк тәмле ", -диде Альфир һәм Альмир Шияповлар. Мин авыл сөтен бик яратам, дип өстәде Рамазан Галиев.
Дәрес укучыларга бик ошады. Аларда хезмәткә, авылдашларга , эшмәкәрләргә карата соклану , горурлык хисләре туды.
Укучыларны хезмәткә өйрәтү, аларга бүгеннән үк аңлату эшләре алып бару, безнең төп бурыч!
Алар бүгеннән үк һөнәр сайлый белергә, аның юлларын эзли һәм аңлый башларга тиешләр. Без бу хезмәттә аларга ярдәм итик! Шул чакта гына, авыл яши, авыл яшәр, авыл яшәячәк!