Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Очабыз- Поехали" исемле күргәзмә

9 март Юрий Гагаринның туган көне.
Совет летчигы ,Советлар Союзы Герое, берничә дәүләтнең югары дәрәҗәдәге " знак отличия" кавалеры , бик күп кенә Россия һәм чит ил шәһәрләренең почетлы гражданины ул.
Юрий Алексей улы Гагарин 1934 елның 9 мартында , колхозчы гаиләсендә туган.
1941 елда урта мәктәпкә укырга керә, ләкин сугыш аның укуын бүлә. Сугыш тәмамланганнан соң , Гагариннар гаиләсе Гжатск шәһәренә күчә. 15 яшендә Мәскәү янындагы Люберцы шәһәрендә һөнәрчелек көллиятенә укырга керә һәм урта белемне эштән соң укып ала.
1951 елда мәктәпне тәмамлый. Ырынбур авиация көллиятендә белем алып, очучы теләге тормышка аша.
1957 елдан совет авиациясендә очучы булып хезмәт итә.
1961 елның 12 апрелендә Ю.А. Гагарин Галәмгә күтәрелә.
1968 елның 27 мартында Гагарин тәҗрибәле инструктор Владимир Серегин белән МИГ-15 истребителендә очканда, самолетта авария була һәм Владимир өлкәсендә төшеп шартлый.
Ю.А. Гагаринның гомер бәйрәме уңаеннан китапханәдә " Очабыз- Поехали" исемле күргәзмә куелды.