Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Язлар матур хатын- кызлар белән" исемле кичә

8 март! Балачактан ук ул Әни бәйрәме буларак дөньядагы иң зур, иң мөһим бәйрәм булып истә калган. Шуңа җанга бигрәк якынмы? Кояшлы язны алып килүе белән ул күңелгә тагын да җылылык өсти, йокыга талган өметләрне уята . Бигрәк матур яңгырый бу 8 Март дигән сүз!
Җир йөзендә һәр хатын- кызны бәхетле иткән көн бит бу.
Бүген гүзәл затлар көне! Шул уңайдан Ямурза авыл клубында " Язлар матур хатын- кызлар белән " исемле кичә уздырдык.
Бәйрәм кичәсе бик күңелле булды. Җырлар, шигырьләр, теләкләр, уеннар, котлаулар белән үрелеп барды.
Кичәдә яшь парларны, 30, 35 ел гомер кичергән гаиләләрне, уллары махсус хәрби операциядә катнашкан аналарны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырдык.
Кичә бик күңелле узды. Авылдаш үзешчәннәргә, тамашачыларга, дусларга, якыннарга, туганнарга , аеруча клуб мөдире Чулпан Хикмәтуллинага рәхмәтләр юллап, саубуллаштык.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Кеше бәхет өчен туа, бәхетле булсын һәркем!