Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Кечкенә артистлар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә , тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Тиздән балалар китабы атналыгы.
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.
Шул уңайдан, Салагыш балалар бакчасында кунакта булдым. Аларга берсеннән- берсе матур буяулы әдәбият алып кердем. Алар китапларны бик кызыксынып карадылар, чәчәкләр, үсемлекләр, хайваннар, кош - кортларның исемнәрен атадылар. Үзләре яратып ятлаган шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрнең исемнәрен барладылар.
Кечкенә артистлар " Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Нәниләрне тәрбияләүдә зур хезмәт куйган тәрбиячеләр: Алсу Исмагиловага ,Рәмилә апа Фәхриевага иң җылы һәм матур теләкләрне юллап, балалар белән саубуллаштым. Алар бертавыштан килүемә " рәхмәт " әйттеләр. Кечкенәләр булдыра!
Балалар безнең киләчәк! Аларны яклыйк, саклыйк, яратыйк һәм хөрмәт итик!