Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Гаилә - бәхет ачкычы" исемле күргәзмә

Гаилә ...Нәрсә ул? Гаилә ул- иң мөһим нәрсә . Гаиләсе булмаган кешенең бәхете дә булмый диләр.
Гаиләне мин бер зур көймә белән чагыштырыр идем. Андагы кешеләрнең берсе генә төшсә дә, көймә чайкала башлый. Ә тормыш ул - зур диңгез.
Бу диңгездә көймә белән йөзәр өчен тырышлык, сабырлык , ярату, сөю, хөрмәт итү, тырышлык, сабырлык, бердәмлек, татулык кирәк.
Шул уңайдан китапханәдә " Гаилә - бәхет ачкычы" исемле күргәзмә куелды.
Авылыбыз җирлегендә матур гомер кичерүче галәләребез дә шактый. Алар белән сезне дә таныштыруны дәвам итәбез.
2024 ел - Гаилә елы! Барлык гаиләләрне дә котлап, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт, күңел тынычлыгы, балалар һәм оныклар игелеге, иминлиге телибез.
Бәхеттә, шатлыкта, муллыкта, саулыкта, рәхәттә, татулыкта, бердәмлектә гомер итәргә язсын сезгә, хөрмәтле авылдашлар һәм үрнәк гаиләләребез!
Кеше бәхет өчен туа, бәхетле булсын һәркем!