Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

"Ватанны саклаучылар көне белән!" исемле күргәзмә

23 февраль - күп буын сугышчыларының батырлыгы көне, ул намус, батырлык, хәрби бурычка тугрылык , Ватанга карата ихлас мәхәббәтне белдерә.
Бу көнне без авыр сынаулар вакытында Ватанга тугры булган һәм бүген аның чикләрен саклауда торган ир - егетләргә хөрмәтебезне белдерәбез.
Шул уңайдан китапханәдә " Ватанны саклаучылар көне белән !" исемле күргәзмә куелды.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз, өстәлләребез түгәрәк һәм мөбарәк булсын , дуслар!
Бүгенгесе көндә махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләребез , тиз арада Җиңү белән , туган якларыбызга, гаиләләренә, туган нигезләренә исән - имин әйләнеп кайтсыннар иде.
Без , Сезнең белән горурланабыз! Без, Сезнең белән! Без, Сезне көтәбез!