Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Проект «Авыл яши – Деревня живет»

Барыбызга да үрнәк гаилә бу
Ямурза авылында яшәүче Сәхиповлар гаиләсе 2007 елда фермерлык хезмәтенә тотына: башта пилорама ачалар, аннары күпләп мөгезле эре терлек алалар, җир эшкәртә башлыйлар. Төзелеш материаллары әзерләп, ит ,сөт җитештереп саткан табышның бер өлешен авылны яшәтү, халыкка уңайлыклар булдыру өчен тоталар.
- Шәһәргә китеп төпләнмибез, дип түгел, ә авылда калабыз , әти - әнигә булышабыз, дип үстек. Авылның киләчәге үзебездән, балаларны ничек тәрбияләүдән тора, - ди Илнур Сәхипов
- Баштагы мәлләрдә " Башлангыч фермер", " Гаилә фермасы" кебек программаларда катнаштык. Маллар алу өчен яхшы этәргеч булды ул.
- Фермерлык- көне- төне эшләргә кирәк булган тармак. Малларның авырып киткән вакыты, сыерларның төнлә бозаулаган чагы бар. Эш башлаганда , акча ,вакыт , мөмкинлекләр, теләк- барысын да искә алырга кирәк.
Бүген фермаларыбызда 700 баштан артык мал бар, - дип сөйләде Илнур Сәхипов. Шуларның. 150 - савым сыерлар. Калган маллар - тана - үгезләр, бозаулар. Һәр көнне Ижау каласына 3600 тонна сөт савып озаталар .Итне күбрәк Чаллы каласына илтеп саталар икән. Барысы 40 якын кеше хезмәт куя, ди фермер.
"Кечкенәдән авыл җанлы булып үстек, авылда калабыз, - дип яшәдек",- ди Илнур Сәхипов.
Шул уңайдан мәктәп укучылары белән, Сәхиповлар фермасына сәяхәт тоттык.
Хезмәткәрләр белән таныштык, аралаштык. Мөгеззле эре терлекләрне, савым сыерларын, кечкенә генә бозауларны күреп сокландык. Сөт апаратларын, сөт машинасын, малларга азык өләшә торган тракторны күзәттек.
Бу сәяхәт укучыларда хезмәткә хөрмәт хисе уятты. Алар тырыш, ярдәмчел, хезмәтне һәм җирне, авылны яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә, тырышып укырга дигән теләктә калып, Илнур Сәхипов белән горурланып ,аңа рәхмәтләр белдереп, гаиләсендә һәм хезмәтендә зур уңышлар теләп , саубуллаштылар.
Илнурның кызы Адилә гаиләдә баш бала. Ул әтисе хезмәтен дәвам итәргә тели. 6 сыйныфта белем ала. Малларны бмк яратам, ди Адилә Сәхипова.
Илнур Сәхипов гаиләдә баш бала. Әнсәрия апа белән Илшат абыйның балалары үзләре кебек ипле, тырыш, ярдәмчел, киң күңелле. Илнур, Дамир, Гөлчәчәк авылдашлар белән уртак тел табып, аралашып, ярдәмләшеп яшиләр һәм эшлиләр.
2024 ел Гаилә елы. Илнурның гаиләсенә бәхет, шатлык, сәламәтлек, тигез , парлы гомер, балалар иминлеге, хезмәтендә зур уңышлар гына телибез.
Илнур белән Лилия гаиләсендә сөенечле хәбәр! Лилия 5 сабыена гомер бүләк итте. Аларның тату гаиләсендә 5 кыз: Адилә, Ясминә, Мәрьям, Хәдичә, Асия!
Илнур һәм Лилия ! Сезне бик шатлыклы, бәхетле минутларыгыз белән котлыйбыз. Сезгә саулыкта, муллыкта, бәхеттә, шатлыкта, кызларыгызның уңышларына сөенеп, авылдашлар хөрмәтенә төренеп, гомер итәргә язсын. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Сез, Әфәрин! Сез, булдырасыз!
Зур рәхмәт сезгә!